Алабугада «Сказания о любви» («Мәхәббәт турында кыйссалар») дип аталган VIII Халыкара арт-симпозиум ачылды

2013 елның 22 июле, дүшәмбе

21 нән 30 июльгә кадәр Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында «Сказания о любви» («Мәхәббәт турында кыйссалар») дип аталган VIII Халыкара арт-симпозиум үтә.

Алабугада ел саен тәҗрибә уртаклашу, һөнәри элемтәләр урнаштыру максаты белән иҗат әһелләре җыела. Әлеге очрашуларны оештыруда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы гаять мөһим роль уйный, елдан-ел ул яңа иҗат проектлары тәкъдим итә.

Шулар арасында 2010 елдан башлап халыкара дәрәҗәдә узучы сәнгать проектлары аеруча зур әһәмияткә ия. Анда 13 илдән – Төркия, Шотландия, Мисыр, Кытай, Һиндстан, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм Россиядән  килгән 250 рәссам катнашты.

«Сказания о любви» («Мәхәббәт турында кыйссалар») дип аталган VIII Халыкара арт-симпозиумның максаты – ирләр һәм хатын-кызлар арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары ноктасын билгеләү, этник фольклор әсәрләрендә сурәтләнгән Ватанга мәхәббәт темасын яктырту; «Сказания о любви» («Мәхәббәт турында кыйссалар») темасын фольклор әсәрләр аша рәсем сәнгате формалары белән ачу.

Симпозиумның бурычлары:

     «Сказания о любви» («Мәхәббәт турында кыйссалар») дип аталган VIII Халыкара арт-симпозиумында катнашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән рәссамнар чакыру;

     «Сказания о любви» («Мәхәббәт турында кыйссалар») дип аталган VIII Халыкара арт-симпозиумда катнашучы рәссамнарның эшләре белән Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларын формалаштыру;

     VIII Халыкара арт-симпозиумында катнашучы рәссамнарның эшләреннән күчмә күргәзмә оештыру;

     «Сказания о любви» («Мәхәббәт турында кыйссалар») дип аталган VIII Халыкара арт-симпозиум каталогын бастырып чыгару һәм аның видео версиясен эшләү;

Симпозиумны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Алабуганың Мәдәни мирас фонды.

 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International