«Свияжск утрау-шәһәрчеге» музеенда «Совет пропагандасы тарихыннан. Дәүләт дин тарихы музее тупланмаларыннан дингә каршы плакат» күргәзмәсе ачылды

2013 елның 22 июле, дүшәмбе

23 июльдән «Свияжск утрау-шәһәрчеге» музеенда «Совет пропагандасы тарихыннан. Дәүләт дин тарихы  музее тупланмаларыннан дингә каршы плакат» күргәзмәсе ачылды.

Дингә каршы Совет чоры плакатлары Совет хөкүмәтенең бөтен тарихы дәвамында дингә каршы алып барылган көрәшне ачык чагылдыралар.   Күргәзмәдә Дәүләт дин тарихы  музее (Санкт-Петербург) тупланмаларыннан 1919 -  1970 елларда таралыш алган дингә каршы плакатлардан   утыз сигезе  һәм шул ук эчтәлекле уналты уенчык куелган.

Күргәзмә 30 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне күргәзмәгә чакырабыз. prtatar@yandex.ru электрон адресына язып яисә 89179360584 телефонына шалтыратып аккредитация узарга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International