Әлмәт театры мәдәни-кросс проектта катнаша

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

23 һәм 24 ноябрьдә Александр театры Россия милли театрлары Ассоциациясы эгидасы астында гадәти булмаган форматтагы чыгышын күрсәтәчәк.

Онлайн-режимда Әлмәт драма театры, Александр театры (Санкт-Петербург) һәм М.Шкетан исемендәге Марый милли драма театрының (Йошкар-Ола) уртак хезмәтләрен күрергә мөмкин булачак.

Тамашачылар "Шекспир.Сонеталар" спектаклен күрә алачак.

Спектакль бер үк вакытта Россиянең төрле төбәкләренең өч театры сәхнәсендә өч төрле телдә барачак.

Проектның режиссеры Антон Оконешников вәгъдә иткәнчә, спектакль берьюлы интервью жанрындагы телевизион кичке программага һәм психотерапевт сеансына охшаш булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International