Казан шәһәренең мәдәни учреждениеләре «Сәнгать төне» гомуми Бөтенроссия акциясен уздыра

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 4 ноябрендә Казан шәһәренең мәдәният, сәнгать һәм мода үзәкләре беренче тапкыр "Сәнгать төне" гомуми Бөтенроссия акциясен уздырачак. Халыклар бердәмлеге көне мәдәни бердәмлек төненә әйләнәчәк. Концертлар, күргәзмәләр, мода театрыннан дефиле, экскурсияләр, шигырьләр уку, мастер-класслар, квестлар, викториналар һәм башка чаралар - бер кичтә 59 вакыйга узачак! Бу уртак мәдәни чарада актерлар, музыкантлар, модельләр, рәссамнар, популяр блогерлар, медиа шәхесләре катнаша.

Иң мөһиме, барлык мәйданчыклар арасында бәйләнеш булачак: мәдәният биналары арасында ике катлы кызыл автобус йөриячәк. Программада үзегезгә ошаган чараны сайлагыз, кирәкле мәйданчыкка килегез һәм ял итегез!

Тулы программа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International