Президент мәдәни инициативалар фондының грант конкурсы башланды

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

20 октябрьдән Президент мәдәни инициативалар фондының грант конкурсы старт ала. Гаризалар 17 ноябрьгә кадәр кабул ителә!

Тулырак мәгълүмат - Нигезләмәдә.

Номинацияләр:

- Фикерчеләр милләте.

- Бөек рус сүзе.

- Мин горурланам.

- Көч урыны.

- Мәдәни код.

- Яшь лидерлар.

- Ил тарихы: сикәлтәләр һәм җиңүләр тарихы. Гасырлар.

- Күпмилләтле халык.

- Без бергә.

Мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруда Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү конкурсы кысаларында Татарстан Республикасыннан 162 проект җиңде.

Узган конкурста Татарстаннан иң зур сумманы «Алтын тәлинкә» кинопремиясе проектын яулады.

Татарстаннан җиңүче булган башка проектлар да бар - мәсәлән, язучы Лада Аюдаг әкиятләре циклын тасвирлаган "Цветария" арт-проекты. 

Әлеге проектта муниципаль китапханәләр дә актив катнаша, конкурста катнашучыларның күргәзмәләре оештырылды, ә 30 баланың хезмәте «Заман» нәшриятында аерым җыентыкта басылып чыкты. Китапның тышын сайлап алу турына эләккән 55 рәсем бизи.

Сайт: Президент мәдәни инициативалар фонды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International