6 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Казан Кремле территориясендә «Мирасны бергә саклыйбыз» проекты кысаларында төрле чаралар узды.
Ул «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының «Мәдәният волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге тарафыннан оештырылды.
Беренче көнне Казан Кремлендә экскурсия эше бүлегенең әйдәп баручы белгече Валерия Романова волонтерлар өчен экскурсияләр уздыру буенча мастер-класс үткәрде.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының баш архитекторы Рөстәм Зәбиров Казан Кремле территориясендә музейлаштыру турында лекция укыды.
Соңгы көнне волонтерлар Казан Кремле территориясен төзекләндерү эшендә катнашты.