2022 елның 24 октябреннән 30 октябренә кадәр «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында (Казан шәһәре, Крутушка бистәсе) «Крутушка.Балалар» мәгариф этномәдәни сменасы узачак.
Программада халык биюләре, вокал, халык театры, уеннар, милли ашлар, Россия халыклары кәсепләре буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.
Әлеге смена иң яхшы проектлар, Гала-концерт һәм катнашучылар арасында конкурс белән тәмамланачак.
Укытучылар өчен тәҗрибә уртаклашу остаханәләре, педагогик осталык конкурсы, белем бирү программалары оештырылачак. Конкурслар йомгаклары буенча сменада катнашучылар һәм педагоглар дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк.
«Крутушка.Балалар» этномәдәни сменасы турында тулырак мәгълүмат
«Байтик» сайты: https://baytik-kazan.ru
«Крутушка» Халыкара этник фестивале сайты: http://fest.krutushka.ru
VK: https: //vk.com/krutushka.deti