ТР Милли китапханәсе Telegram-бот эшчәнлеген башлап җибәрде

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

"Китапханә" чат-боты ярдәмендә укучылар китапны берничә тапкыр төймәгә басу ярдәмендә озайта алачак, шулай ук китапханәдә китап барлыгын белешә һәм кызыксындырган сорауларга җавап ала алачак.

Бот эшләтеп җибәрелгәннән соң, кулланучыларга берничә мөмкинлек бирә: китапны озайтуга гариза калдырырга, алынган китапны китапханәгә кайтару вакыты турында искә төшерү, китапханә фондында теләсә нинди китапның булуын тикшерергә ярдәм итәчәк.

Шулай ук иң еш туа торган сорауларга җаваплар тәкъдим ителә: уку билетын ничек алырга, китаплардан файдалану шартлары, китапханәнең башка хезмәтләре, чаралар һәм MOÑ театр мәйданчыгы турында.

Чат-бот республикада ике телдә - рус һәм татар телләрендә эшли торган беренче хезмәт күрсәтү сервисы булып тора. Telegram-ботны эшләтеп җибәрү өчен https://t.me/Kitaphane_bot сылтамасы буенча күчәргә яки Telegram'да @Kitaphane_bot сылтамасын табарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International