Татарстан Республикасы «Хәзинә» галереясендә танылган Татарстан фотографы Фәрит Гобәевның шәхси күргәзмәсе ачыла

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

19 август 16:00 сәгатьтә “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә танылган Татарстан фотографы Фәрит Гобәевның шәхси күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә беренче авторлык фотоальбомыннан 70кә якын фотохезмәт тәкъдим ителәчәк, ул 2022 елның маенда нәшер ителгән иде.

Фәрит Гобәев 1951 елда туган, Казанда яши һәм иҗат итә. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Россиянең фоторәссамнар берлегенең Мактаулы әгъзасы.

"ТАСМА" бәйсез фотографлар төркемен җитәкләгән, 70 нче еллар ахырында Мәскәү сәнгать белгечләре төркемне "Казан фотография мәктәбе" дип исем биргәннәр. 

2015 елда Ф.Гобәев "Җиңүнең 70 портреты" уникаль фотопроект авторы булды. Аның фотоәсәрләре Россия һәм чит илләрдә таныш.

Фотокүргәзмә 18 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International