Универсиада паркы бүген беренче кунакларын кабул итә

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Универсиада паркы үзенең беренче кунакларын кабул итә.  Ул  17 июльгә кадәр  көн саен 12 дән 23 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Универсиада паркы рәсми рәвештә  6 июльдә  ачыла.  

Тантананы Тәтеш һәм Саба районнары артистлары ачып җибәрәчәк. 12.00 – 23.00 кә кадәр Универсиада дуслары йортлары, «FIFA-2018» футбол паркы, сувенирлар сату кибетләре, балалар мәйданчыклары эшләячәк.

30 мең кеше сыйдырышлы парк Казанка елгасы ярында, Игенчеләр сарае каршында урнашкан. Универсиада узган көннәрдә анда Татарстан Республикасының 28 муниципаль районыннан һәм республика  шәһәрләреннән 200 дән артык коллектив чыгышы булачак. Программада Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар (татар, рус, мари, чуваш, удмурт, мордва) коллективлары катнашачак.

Казан паркының нәкъ уртасындагы чатырда боз шугалагы ачыла. Тиешле температура куәтле кондиционерлар ярдәмендә саклана. Тимераяклар бушка прокатка бирелә.

Cirque du Soleil циркы Универсиада паркында барлыгы 11 тапкыр чыгыш ясаячак. Аның тамашаларын спонсорлар һәм Универсиада партнерлары финанслый.

Cirque du Soleil циркында Казан балалары да чыгыш ясаячак.

Универсиада узган көннәрдә мәдәни парк тамашачыларга бик бай концерт программасы тәкъдим итә. 

13 июльдә шәһәрдә  Сабантуй татар милли бәйрәме уза.  Парк мәйданында  Россиянең һәм Татарстан Республикасының фольклор коллективлары, шулай ук татар эстрадасы йолдызлары катнашачак.

15 июльдә  «Ак бүре» эпик әкият-операсы күрсәтелә.

16 июль  Champions day эгидасында узачак, анда 2013 елгы Универсиадасына йомгак ясалачак.

Универсиада паркын ябу тантанасы 17 июльдә була.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International