Татарстан Республикасының Милли музеенда «Татар костюмы: тарихы һәм бүгенгесе» дигән күргәзмә ачылды

2013 елның 28 июне, җомга

XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы кысаларында Татарстан Республикасы Милли музеенда күп музейлар катнашында “Татар костюмы: тарихы һәм бүгенгесе” дигән күргәзмә ачылды. Экспонатлар Россиянең 48 музееннан китерелгән.  

Бер күргәзмә кысаларында беренче буларак татарларның төрле этнотерриториаль төркемнәре милли киемнәреннән үрнәкләр куелган. Алар Россиянең 12 шәһәре – Санкт-Петербург, Әстерхан, Самара, Саратов,  Ижевск, Ульяновск, Йошкар-Ола, Саранск, Пермь, Төмән һ.б. шәһәрләр музейларыннан, шулай ук Татарстанның 36 музее тупланмаларыннан алынды. 

Беренче буларак Татарстанның район музейлары коллекцияләрендәге экспонатлар бер күргәзмәдә тупланды.  Алар арасында Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Саба крайны өйрәнү үзәкләштерелгән музее, Галия Кайбицкая музее һ.б. бар.  Күргәзмәнең күп кенә экспонатлары моңа кадәр музейларның ябык бүлмәләрендә саклана һәм тамашачыларга күрсәтелми иделәр.

Экспозициянең шактый зур өлешен «Илдан-Лик» мода театры» ҖЧҖ, «Туран» милли-мәдәни үзәге фонды, «Казан Өйдә эшләүчеләр комбинаты” ҖЧҖ, «Эбиволь» ЯАҖ осталары тарафыннан тегелгән хәзерге татар костюмы үрнәкләре алып тора.

XVIII-XX гасыр графикасы,  XIX-ХХ  гасыр фотосурәтләре күргәзмәгә тагын да ямь өсти.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International