30 июньдә Нурлат шәһәрендә чувашларның «Уяв» милли-мәдәни бәйрәме уза.
Чувашларның бай мәдәнияте белән танышу милли стильдә бизәлгән этник йорт, каралты-курадан башланачак. Нурлат районыннан тыш, бу чарада Алексеевск, Аксубай, Әлмәт муниципаль районнары да актив катнашачак. Стильләштерелгән этник йорт, каралты-кураларда чуваш халкының милли йолалары күрсәтеләчәк.
Бәйрәм кысаларында «Чуваш гүзәле», «Чуваш баһадиры», милли ризыклар конкурслары узачак, «Осталар каласы» күргәзмәсендә һөнәрчеләр эшләнмәләре куелачак. Концерт мәйданчыкларында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән коллективлар чыгыш ясаячак.
Мәйданда шулай ук спорт, уен һәм балалар мәйданчыклары эшләячәк.
Бәйрәм иртәнге сәгать 10да башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте