Казан кинофестивале «Европага тәрәзә» ача

2013 елның 25 июне, сишәмбе

IX Казан халыкара мөселман кинофестивале оештыру комитеты тарафыннан конкурс программасына кертү өчен  дөньяның  30 иленнән 300 дән артык фильм теркәлгән.   Заявкалар  1 июльгә кадәр кабул ителә, тагын бер айдан соң фестивальнең сайлап алу комиссиясе төп конкурска кергән 50 фильмны атаячак.  Регламент нигезендә болар: 20 уен (10  тулы метражлы һәм 10  кыска метражлы), 20 документаль (10  тулы метражлы һәм 10  кыска метражлы) һәм 10 анимация фильмы.

Фестивальнең конкурстан тыш программасы бай һәм кызыклы булырга охшый. «Винтаж  француз киносы», «Венгрия. Яңа кинофокус» һәм «TreeFilms. Фестиваль миксы» дигән  секцияләрдән торучы  «Европага тәрәзә» дип аталган зур программа уздыру планлаштырылган.  «СССР дан соң» дигән параллель программада Совет иле таркалгач барлыкка килгән дәүләтләрдән фильмнар  премьералары тәкъдим ителә.

Казанда беренче тапкыр  Женевада уза торган «FIFOG» кинофестиваленең  кыска метражлы фильмнар коллекциясе күрсәтелә.  Халыкара  көнчыгыш кинофорумы (The International Oriental Film Festival in Geneva) Швейцария башкаласында  2006 елдан бирле уздырыла. Женева фестивале белән Казандагы  мөселман кинофестиваленең концепцияләре охшаш. Шәрекъне – Гареп, Гарепне исә, киресенчә, Шәрекъ белән танштыру, мәдәни багланышлар урнаштыру ике чараның да төп максаты булып тора.

Мәгълүм булганча , IX халыкара мөселман кинофестивале  Казанда 5  сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр уза. Фестиваль турында тулырак мәгълүмат kazan-mfmk.com. сайтында.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International