Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Нестеренко вафат булды

2022 елның 13 мае, җомга

2022 елның 12 маенда рәссам-проектлаучы, театр рәссамы, рәссам, график, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Александр улы Нестеренко вафат булды.

Владимир Нестеренко белән хушлашу 14 майда 10.00 сәгатьтә Кави Нәҗми, 26А йорты янында узачак. Арча зиратына күмү 11.00 сәгатьтә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Владимир Нестеренконың туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International