Концерт аншлаг белән узды – Альбина Шаһиморатованы, алкышларга күмеп, бик озак сәхнәдән җибәрмәделәр. Тамашачылар Михаил Казаковка да бик озак кул чапты.
Кунак ашы кара -каршы, дигәндәй, Мария театры солистлары һәм дирижер Валерий Гергиев 17 июльдә Казанда «Шаляпин. Нуриев. Казан» халыкара музыка фестивале кысаларында чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте