Бөтендөнья Универсиадасы көннәрендә Казанда III Халыкара «Ак канәфер» фестивале узачак

2013 елның 18 июне, сишәмбе

Бөтендөнья Универсиадасы көннәрендә Казанда  III Халыкара  «Ак канәфер» фестивале узачак. Быел ул Сергей Рахманиновның 140 еллыгына багышлана.

«Ак канәфер» не уздыру махсус рәвештә XXVII Бөтендөнья Универсиадасы көннәренә күчерелде. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе  Александр Сладковский  тамашачыларга рус классик музыкасын тәкъдим итәчәк. 

Традиция буенча Казанга төрле мәктәп пианистлары чакырылды. Фестивальдә беренче тапкыр, Рахманинов музыкасыннан тыш, Скрябин һәм Бородин музыкасы яңгыраячак.

Фестиваль 6 июльдә ТР Дәүләт симфоник оркестры һәм  Россиянең халык артисты Денис Мацуевконцерты белән ачыла.

10 июльдә Сладковский оркестр белән дирижерлык итүне Владимир Федосеевка - П.И.Чайковский исемендәге Зур симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижерына тапшырачак. Рояльдә халыкара конкурслар лауреаты Андрей Коробейников уйнаячак.

13 июльдә, фестиваль ябылган көннәрдә, ТР Дәүләт симфоник оркестры тамашачыга мәшһүр пианист Фредерик Кемпф чыгышын тәкъдим итәчәк. Оркестр   күптән түгел генә сатып алынган уен коралларын да яңгыратачак.

«Ак канәфер» фестивале 2013 елда узачак Мәдәни Универсиада һәм  2014  елгы Мәдәни Олимпиада программасына кертелгән. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International