Казахстан Республикасының Семей шәһәрендә татар милли бәйрәме Сабантуй булып узды

2013 елның 17 июне, дүшәмбе
16 июньдә Казахстан Республикасының Семей шәһәрендә татар милли  бәйрәме Сабантуй булып узды.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе   Минтимер Шәймиев һәм  Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе хәкиме Бирдебәк Сапарбаев, күп кенә рәсми затлар катнашты.

 Семейдагы быелгы Сабантуй   Татарстанның Нурлат районы катнашында узды. Семейга ике йөзгә якын нурлатлы килде, алар үз районнарында көн күрүче төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган мәйданчык кордылар.  

Сабантуй концертында Татарстанның мәшһүр артистлары, сәнгать осталары чыгыш ясады. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International