5 июньдә дүртенче яртыда Төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивале матбугат үзәгендә журналистларның режиссер Игорь Яцко һәм театр белгече, “Драма сәнгать мәктәбе” театры (Мәскәү) хезмәткәре Евгения Розанова белән очрашуы булды.
Россиянең Атказанган артисты Игорь Яцко – Анатолий Васильевның “Нәүрүз”гә шәрәфле кунак сыйфатында чакырылган “Драма сәнгать мәктәбе” театрының (Мәскәү) баш режиссеры. Театр «Пушкинский утренник. Уроки Анатолия Васильева» (“Пушкин иртәсе. Анатолий Васильев дәресләре”) спектаклен күрсәтәчәк. Ул Камал театрының кече сәхнәсендә 6 июньдә кичке сәгать 8 дә һәм 7 июньдә 6.30 да була.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте