ЮНЕСКО вәкилләре Казанда Халыкара театр институты бүлекчәсен ачарга ниятлиләр

2013 елның 5 июне, чәршәмбе

ЮНЕСКО вәкилләре Казанда Халыкара театр институты бүлекчәсен ачарга ниятлиләр. Бу хакта ЮНЕСКО каршындагы Халыкара театр институты генераль секретаре Тобиас Бианконе 4 июнь көнне Төрки халыкларның IX «Нәүрүз» халыкара театр фестивале матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә белдерде. Анда шулай ук AKT-ZENT Халыкара театр үзәге координаторы Кристин Шмэлор (Германия) да катнашты.

Казанда ЮНЕСКОның Халыкара театр институты үзәген ачу турында сөйләшүләр алып бару Тобиас Бианконеның Казан шәһәренә һәм «Нәүрүз» фестиваленә килүенең төп максаты булып тора. Бианконе әфәнде фикеренчә, моның өчен Татарстанның потенциалын өйрәнергә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте җитәкчелегенең хәер-фатихасын алып, җаваплы затларны билгеләргә кирәк.

Кристин Шмэлор AKT-ZENT Халыкара театр үзәгенең мәгариф юнәлешен җитәкли, ул озак еллар инде актерлар өчен тренинглар оештыручы Юрий Альшиц белән хезмәттәшлек итә. Казанга ул актерлык-режиссерлык өлкәсендә укыту өчен сәләте булган талантлы шәхесләр  эзләү максаты белән килгән. Киләчәктә аларга Казанда дипломлы актерларга белем бирү өчен укуларын дәвам итү мөмкинлеге биреләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International