ТЮРКСОЙ журналының Татарстанга багышланган махсус саны чыкты

2013 елның 4 июне, сишәмбе

Халыкара төрки мәдәниятләр оешмасы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән бергәләп ТЮРКСОЙ журналының Татарстанга багышланган махсус санын чыгарды. 

Татарстан Республикасы – ТЮРКСОЙның актив әгъза-күзәтчесе. ТЮРКСОЙ журналының 41 санында мәдәният өлкәсендәге сәясәт, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәттәшлек турында материаллар, репортажлар, әңгәмәләр, аналитик мәкаләләр, очерклар урнаштырылган. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  журнал хезмәткәре белән әңгәмәдә мәдәни хезмәттәшлек өлкәсендәге мөмкинлекләр турындагы фикерләре белән уртаклаша.  2012 елның май аенда ТЮРКСОЙның штаб-фатирынада булган вакытта, Татарстан Республикасы Президенты  Казанны 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итү турында тәкъдим керткән иде. 

Журнал битләрендә Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең  “Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге” комплексы проектын тормышка ашыру хакында тәфсилле бәяны бирелгән.  Татарстан Республикасы мәдәният министры  Айрат  Сибагатуллин интервьюсында Казанның мәдәни традицияләре, аның төрки дөнья белән тарихи багланышлары турында сөйли.

Габдулла Тукай Елы (2011)  йомгаклары бөек шагыйрьнең иҗаты барлык төрки халыкларга үз һәм аңлаешлы булуын тагын бер кат раслады.  Номерның махсус материаллары әлеге Ел йомгакларын анализлауга багышланган. Шулай ук Төркиядә  Татарстан мәдәнияте көннәре турында мәгълүмат биргән мәкаләләр дә журнал битләрендә урын алган. 

Махсус чыгарылышта  темалар төрлелеге ачык күренә, алар республикабыз мәдәнияте байлыгын чагылдыра.  Татарларның милли сынлы сәнгате формалашуда Бакый Урманче иң күренекле урынны тота.  Мәшһүр останың Казахстанда яшәгән һәм иҗат иткән чоры турында сәнгать белгече Диләрә Шәрипова сөйли. Казандагы Жиһанов музее фәнни хезмәткәре Алексей Егоров күренекле композитор иҗаты турында мәкалә белән чыгыш ясый.

Журналда тормышлары һәм иҗатлары Казан, Татарстан белән бәйле күп кенә башка күренекле шәхесләргә, мәшһүр бәйрәмнәребез – Сабантуйга, Нәүрүзгә, милли ризыкларыбызга  багышланган мәкаләләр дә басылган.

Журналның 104 битлек, 80 иллюстрацияле махсус саны төрек, рус һәм инглиз телләрендә чыгарылган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International