6 июньдә 16 сәгатьтә Казандагы Пушкин һәйкәле янында (Пушкин урамы) традицион Рус шигърияте бәйрәме узачак. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәтов, Язучылар берлеге әгъзалары, артистлар һәм республика иҗат җәмәгатьчелеге вәкилләре катнаша.
Быел бәйрәм Пушкин әкиятләренә багышлана.
Бәйрәмдә Николай Беляев, Равил Фәйзуллин, Лилия Газизова, Алексей Остудин, Елена Бурундуковская, Ольга Левадная, Татьяна Сорокина, Александра Кашина шигырьләре яңгыраячак, А. Пушкин шигырьләренә иҗат ителгән романслар башкарылачак.
Мәйданда китап сәүдәсе оештырылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте