IX Казан фестивале: фильмнарны кино һәм ислам дине белгечләре сайлый

2013 елның 27 мае, дүшәмбе

IX Казан Халыкара мөселман кинофестиваленә катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә. Оештыру комитетына инде 200 дән артык заявка килде, сайлап алу комиссиясе үз эшен башлады.

Комиссия составында күп кенә халыкара кинофестивальләрендә эшләү тәҗрибәсе булган, Россиянең танылган кино тәнкыйтьчесе Сергей Лаврентьев рәислегендә профессиональ кино белгечләре эшли. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәте голәмәләр шурасы рәисе  Рөстәм Батров җитәкчелек иткән ислам дине белгечләре фильмнарны форумның идеологик кыйммәтләренә туры килү-килмәве ягыннан да бәяләчәк.

Конкурсның төп программасына кертелгән фильмнарга бәя бирәчәк халыкара жюри составын формалаштыру буенча эш алып барыла. Жюриның рәисе билгеле инде: ул – танылган кинорежиссер, сценарийлар авторы, продюсер, «Мосфильм» киноконцерны генераль директоры Карен Шахназаров. Шулай ук Европа, Төркия, Иран һәм Һиндстанның атаклы кинематографлары белән сөйләшүләр алып барыла.

Фестивальнең рәсми сайты: kazan-mfmk.com.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International