«Республикалар кул кысыша» дип исемләнгән музыкаль-шигъри фестиваль узачак

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

2021 елның 2 - 4 ноябрендә "Республикалар кул кысыша" дип аталган V төбәкара музыкаль-шигъри фестиваль узачак. Быел Фестиваль Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында уза.

Традиция буенча фестивальдә Идел буе республикаларыннан шагыйрьләр, язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, әдәби һәм музыкаль тәнкыйтьчеләр катнашачак. Фестиваль көндезге һәм дистанцион форматта үтәчәк.

Фестивальнең төп максаты - мәдәниятара диалог, әдәби һәм музыкаль иҗатны, популярлаштыру буенча төбәкара элемтәләрне үстерү һәм ныгыту, талантлы яшьләргә ярдәм итү.

Фестиваль программасында тематик түгәрәк өстәл, экскурсия һәм иҗади кичәләр оештыру каралган.  

Рус язучысы, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе С.Т. Аксаковның 230 еллыгы уңаеннан Казан шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла. Түгәрәк өстәл эшендә язучылар, мәгариф, этномәдәният һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак. Аннан соң  шагыйрьләр белән иҗади очрашу да булачак

Чистай шәһәрендә фестивальдә катнашучылар «Идел буе республикаларының әдәби палитрасы» шагыйрьләр һәм язучыларның иҗат берләшмәләре тәҗрибәсе панорамасы һәм Борис Пастернак мемориаль музее эшчәнлеге белән танышачаклар, танылган рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салачаклар.

Фестивальне Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе, А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Диалог» Казан шигърият театры оештырды.

Фестиваль чараларының онлайн трансляциясен А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең «ВКонтакте» һәм «Инстаграмм» интернет челтәрләрендә карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International