ТР Мәдәният министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә ТР Мәдәният министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта ведомствоның 2022 елга максатлары һәм бурычлары турында сүз барды. Халыктан сораштыру үткәрү өчен министрлыкның 2022 елга максатлары һәм бурычлары Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы сайтында һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталында бастырылачак.

Утырышта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның рәисе итеп Г.Камал исемендәге театрның махсус проектлар кураторы Игъламов Нияз Рәүф улы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советы рәисенең урынбасары буларак «Химиклар мәдәният йорты» ҖЧҖ директоры Курамшин Алексей Равил улы сайланды.

Кабат әйтеп үтик, максатлар һәм бурычлар формалаштыру буенча тәкъдимнәр экспертлар төркеме тарафыннан 13 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр әзерләнгән иде. Экспертлар төркеме составы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан расланды. Анда 15 кеше – һөнәри, академия бергәлекләре һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре керде.

Экспертлардан барлыгы 33 тәкъдим кертелде.

Иҗтимагый совет утырышы йомгаклары буенча формалаштырылган тәкъдимнәр исемлеге Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы сайтының «Максатларны һәм бурычларны гавами формалаштыру» бүлегендә бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International