Татарстан Республикасы мәдәният министры Сочи шәһәрендә Валдай форумы эшендә катнаша

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 18-21 октябрендә Сочида ел саен үткәрелә торган XVIII Халыкара «Валдай» дискуссион клубының «Глобаль каршылык – XXI: кеше, кыйммәтләр, дәүләт» дип аталган утырышы уза.

20 октябрь көнне «Россия һәм дөнья: глобаль контекстта милли идея»темасына алтынчы сессия узды. Ул мәдәният үсешенә багышланган иде.

Сессиядә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова; режиссер Константин Богомолов һәм башкалар катнашты. Модератор буларак «Валдай» Халыкара дискуссия клубын үстерү һәм ярдәм итү Фонды Советы рәисе Андрей Быстрицкий чыгыш ясады.

Очрашуда яңа мәгънәләрне генерацияләү, мәдәни «кодлар», пандемиядән соң икътисад, креатив кластерлар үсеше һ. б. мәсьәләләр күтәрелде.

Белешмә

"Валдай" Халыкара дискуссия клубы – Россиянең тышкы һәм эчке сәясәтен өйрәнүдә катнашучы танылган экспертларның даими җыелышы. Клуб 2004 елның сентябрендә РИА Новости агентлыгы, Тышкы һәм оборона сәясәте Советы, Moscow Times газетасы, "Глобаль сәясәттә Россия" һәм Russia Profile журналлары инициативасы белән оештырыла.

Агымдагы елда форумның төп темасы – "Глобаль каршылык-XXI: кеше, кыйммәтләр, дәүләт", экспертлар һәм сәясәтчеләр башка мәсьәләләр турында да фикер алышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International