Frankfurter Buchmesse да сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

21 октябрь Франкфурт Халыкара китап ярминкәсенең «Милли әдәбиятлар» блогы онлайн-мәйданчыгында Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсе хезмәткәрләре белән иҗади очрашу узачак.

«Татар теле-бармак очларында» очрашуы барышында оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлек бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова катнашучыларны махсус китаплар нәшер итү тарихы, татар телен саклау, үстерүгә юнәлтелгән проектлар белән таныштырачак, республика театрларында татар телендә  тифлокомментарий кертү тәҗрибәсе турында сөйләячәк.

Махсус технологияләр һәм нәшрият эшчәнлеге бүлегенең техник мөхәррире Айсылу Вәлиева РФ халыклары турында рельеф-график әсбаплар, Брайль шрифты белән басылган «сөйләүче» һәм тактиль (кулдан эшләнгән) китаплар тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International