Бурятия фильмнары «Мир» кинотеатрында күрсәтеләчәк

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

25 һәм 26 октябрь «Мир» кинотеатрында Бурятия киносы көннәре узачак. Казанлыларга ерак тау республикасыннан килгән дүрт фильм тәкъдим ителәчәк.

25 октябрь тамашачылар режиссер Баир Уладаевның «Хыял ярында» һәм «Сэржэм» исемле картиналарын күрәчәкләр. Фильмны «Уладай Баяр» киностудиясе вәкилләре Лилия һәм Максим Мархаевлар тәкъдир итә.

«Хыял ярында» фильмы ятим балалар йортыннан качкан җиде яшьлек Настя тарихын сөйли. «Сэржэм» кинолентасы үзеңне хөрмәт итү, милли гореф-гадәтләрене саклау, ата-бабаларыбызга һәм күршеләргә карата хөрмәт хисләре турындагы хикәя.

26 октябрь тамашачылар Батор Цыбиковның «Айдагы йорт» фильмын, шулай ук Юрий Ботоевның «Империя алтыны» лентасын карый алачаклар.

«Айдагы йорт» фильмында төп геройлар – 12 яшьлек кыз һәм аның 23 яшьлек абыйсы ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм кала. Сеңлесе өчен борчылган егет ата-анасын алыштыру өчен барысын да эшләргә әзер.

«Империя алтыны» кинолентасы музейда очраклы рәвештә табылган картага нигезләнеп легендар Колчак алтынын эзләүгә киткән биш яшь кешенең тарихын ача. Алтын эзләүчеләрнең үз максатлары, әмма фаҗигале очрак аларның планнарын үзгәртә һәм катгый кагыйдәләр буенча эш итәргә мәҗбүр итә.

Тәкъдим ителгән фильмнарны караганнан соң аларны иҗат итүче төркемнәр белән очрашулар узачак.

Фильмнар Татарстан Республикасы халыкларының «Панорама»кинофестивале кысаларында күрсәтелә. Керү ирекле. «Мир» кинотеатры сайтында https://kinoteatr-mir.ru/ яисә кассада теркәлү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International