19 октябрьдә 10:30да «Поехали!» гастроль проектының матбугат конференциясе узачак

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

19 октябрьдә 10:30да «Поехали!» гастроль проектының матбугат конференциясе узачак.

Үткәрелү урыны — MOÑ театр мәйданчыгы, (ТР Милли китапханәсе, Пушкин урамы, 86 йорт, 2 кат)

Матубгат конференциясендә чыгыш ясаячак спикерлар: - ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова - “Живой город” фондына нигез салучыларның берсе, режиссер Диана Сәфәрова - Агымдагы сезон MOÑ театр мәйданчыгы кураторы Йолдыз Миңнуллина - Мейерхольд исемендәге Үзәк (Мәскәү) директоры Елена Ковальская Журналистларны матбугат конференциясендә катнашырга чакырабыз, барлык катнашучылар өчен иртәнге сәгать уннан башлап мәйданчык каршындагы фойеда иртәнге аш оештырылачак. Аккредитация узу өчен: Зоя Рутер +79033405815 zoe.ruter.a@gmail.com

 

«Поехали!» проекты кысаларында Россиянең 8 бәйсез театры илнең 4 шәһәрендә гастрольләрдә булачак. Казанда проект спектакльләрен MOÑ театр мәйданчыгы кабул итәчәк Россия театры үтә кызыклы һәм төрле жанр-формаларга бай, һәм әлеге торышка бәйсез компанияләрнең керткән өлеше бәяләп бетергесез. Партиципатор театр һәм яңа драма, сайт-специфик, сторителлинг, перформанс һәм башка күп төрле форма, жанрларны нәкъ менә алар алга сөрә. Бәйсез сектор көннән-көн ныгый, хәтта авыр локдаун көннәрен дә шактый уңышлы кичеп чыкты. «Поехали!» проекты максаты - регионнардагы тамашачыларны театрның күптөрлелеге белән таныштыру. Танылу яулаган 8 театраль төркемне без Россиянең 4 шәһәренә — Мәскәү, Казан, Калуга һәм Түбән Новгородка берләштердек. Бу елда проектта «театр post» (СанктПетербург), «Pro Art’s» (Калуга), ЦТМ (Түбән Новгород), Временное объединение «Хронотоп» (СанктПетербург-Мәскәү), MOÑ театр мәйданчыгы (Казан) («Угол» театр лабораториясе, «Театр.Акт» һәм «Әлиф» иҗат төркеме белән берлектә куелган проектлар), Театральная компания «Июльансамбль» (Мәскәү) төркемнәре катнаша. Гастрольләрне бәйсез театрны үстерүче 5 мәйданчык кабул итә: Мәскәүнең Вс.Мейерхольд исемендәге Үзәге, Казанның MOÑ, Калуганың Pro Art’s һәм «Инновацион мәдәни үзәк», Түбән Новгородның «Центр Театрального Мастерства» мәйданчыклары. Проектның операторы - Казанда күп еллар заманча театрны үстерүче «Живой город» фонды Проект афишасында 19 спектакль. Аларны 8 октябрьдән 2 декабрьгә кадәр 4 шәһәрдә күрсәтәчәкләр. Барлык мәйданчыклар да проектта катнашучы современного театра без необходимости куда-то ехать. Проект «Поехали!» в цифрах: 5 площадок, 8 компаний, 19 спектаклей, 58 показов, почти 3000 зрителей. Запуск проекта произойдет одновременно с открытием Новой сцены Центра имени Вс. Мейерхольда 8 октября, где «театр post» покажет свою премьеру «Space X». Билеты можно приобрести на сайтах площадок-участников. В Казани на площадке MOÑ с 3 по 13 ноября пройдут показы независимых объединений «Pro Art’s» (Калуга), ЦТМ (Нижний Новгород), Временного объединения «Хронотоп» (Санкт-ПетербургМосква), Театральной компании «Июльансамбль» (Москва), а также с 22 по 24 ноября пройдут гастроли «театра post» (Санкт-Петербург). 18+ Проект «Поехали!» реализуется с использованием гранта Президента Российской Федерации, предоставленного Фондом президентских грантов. төркемнәрнең һәрберсен кабул итәчәк. Атап үтелгән шәһәрләрдә «Поехали!» проекты бәйсез театрлар фестивале форматында үтәчәк, шул рәвешле тамашачылар үзләре яши торган урыннан читкә китмичә заманча театрның күптөрлелеге белән таныша алачак. «Поехали!» проекты саннарда: 5 мәйданчык, 8 компания, 19 спектакль, 58 тамаша, 3000гә якын тамашачы. Проект 8 октябрьдә Мәскәүдә Вс.Мейерхольд исемендәге Үзәкнең яңа сәхнәсе ачылу белән старт алачак, ул көнне анда «театр post» үзенең «Space X» премьерасын күрсәтәчәк. Билетларны катнашучы мәйданчыкларның сайтларында алырга мөмкин. Казанда MOÑ мәйданчыгында 3-13 ноябрь көннәрендә «Pro Art’s» (Калуга), ЦТМ (Түбән Новгород) бәйсез төркемнәре, Временное объединение «Хронотоп» (Санкт-Петербург-Мәскәү), Театральная компания «Июльансамбль» (Мәскәү) проектлары спектакльләрен күрсәтәчәк, ә 22-24 ноябрьдә «театр post» (Санкт-Петербург) гастрольләре узачак. 18+ «Поехали!» проекты Президент грантлары Фонды тапшырган Россия Федерациясе Президенты гранты акчасына тормышка ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International