Конференция «Халык көймәсе «Идел буе традицион яшәү рәвеше һәм кәсепчелек фестивале» проектының икенче этабы, ул 2021 елның 7-8 августында «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында узган иде.
Тематика елга һәм елга буйларында яшәүче халыклар тормышы һәм аларның мәдәнияткә һәм социаль-икътисади үсешкә йогынтысы белән бәйле мәсьәләләрне үз эченә ала.
Конференция Идел һәм башка елгаларның Россия территориясен һәм мәдәниятен формалаштырудагы ролен анализлауга, бу юнәлештә фәнни һәм фәнни-гамәли тикшеренүләрне стимуллаштырырга ярдәм итәчәк.
Чарада түбәндәге темаларны карау күздә тотыла:
• Бөек Идел юлы-тарих, заманча куллану;
• Елга суднолары төзелеше - тарих һәм заманча перспективалар;
• Рекреацион ресурс буларак елгалар;
• Мәдәни маршрут һәм мәдәни ландшафт буларак елга юллары;
• Россиядә халык суднолары төзелеше;
• Экология һәм елгалар географиясе;
• Елга фольклоры.
Мәскәү, Ульяновск, Архангельск, Түбән Новгород, Иваново, Ханты-Мансийск, Калининград, Екатеринбург, Әстерхан, Казан, Болгардан 30га якын онлайн чыгыш планлаштырылган.
Модераторлар: "Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Артём Силкин һәм фәнни эшләр буенча директор урынбасары, Су асты мәдәни мирасы үзәге җитәкчесе, Д.С. Лихачев исемендәге Россия мәдәни һәм табигый мирас фәнни-тикшеренү институтының матди мирас бүлеге җитәкчесе Александр Окороков.
Шулай ук конференция кысаларында 7-8 августта фестиваль вакытында язылган «Елга» җырлары җыентыгын тәкъдир итү булачак.
Аны әзерләүдә Саратовтан «Собор» фольклор коллективы, Ульяновскидан «Симбирск», Түбән Новгородтан «Птица Жар», Перьмнан «ТриголОс», Казаннан «Верес», «Не любо – не слушай» һәм «Духов день» ансамбльләре, шулай ук Санкт-Петербургтан фольклор җыючы Александр Маточкин катнашты. Җыентыкта Идел һәм башка елга буйлары җирлеге тирәсендә яшәгән башкаручылар репертуарыннан материаллар тәкъдим ителгән.
Җырлар җыентыгын тәкъдир итү кысаларында 16 октябрьдә В.Д.Поленов иссемендәге Россия дәүләт халык иҗаты йортының рус фольклоры үзәгенең традицион халык мәдәниятен актуальләштерү секторы мөдире, музыкант Сергей Старостин концерты узачак. Эпидемиологик хәл булу сәбәпле концерт онлайн форматта узачак.
«Елга тормышы» конференциясе программасын да онлайн карарга мөмкин.
Трансляция starayavolga.com сайтында һәм "ВКонтакте» социаль челтәренең «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы битендә булачак.
Оештыручылар: «Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, «Президент грантлары фонды ярдәмендә «Иске Идел» традицион яшәү рәвешен, технологияләрен һәм һөнәрләрен саклау һәм үстерү комплексы " ассоциациясе.
Организаторы: Государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник «Остров-град Свияжск», Ассоциация «Комплекс сохранения и развития традиционного образа жизни, технологий и ремёсел «Старая Волга» при поддержке Фонда президентских грантов.
Фестиваль социаль челтәрләрдә:
https://vk.com/narodnaya.lodka
https://www.instagram.com/narodnaya.lodka
https://www.facebook.com/narodnaya.lodka