Немец язучысы Михаэль Эбмайердан осталык дәресләре

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

1 июньдә 19 сәгатьтә Икътисад, идарә һәм хокук институты (Московская ур, 42 йорт) конференц-залында немец язучысы, журналист һәм тәрҗемәче Михаэль Эбмайер осталык дәресләре  үткәрә,  шулай ук авторның «Der Neuling» («Новичок») романы буенча фикер алышулар да булачак. 2012 елда әлеге әсәр буенча «Как назло Сибирь» дип аталган нәфис фильм  төшерелгән. Чарага килгән тамашачыларга әлеге фильмнан өзекләр күрсәтеләчәк.

Михаэль Эбмайер шулай ук немец телен өйрәнүче студентлар өчен ике көн дәвамында «Восприятие большого города. Места и эмоции» дип аталган авторлык дәресләре дә үткәрәчәк.

1 июньдә (10 нан алып 17 сәгать 30 минутка кадәр) Институтта осталык дәресләренең беренче өлеше була. Анда катнашучылар бер-берсе белән таныша, шәһәр турында фоторепортаж төзи, әлеге фотоларга үзләренең тәэсирләрен сурәтләп, рәсем асты язмалары әзерли.

2 июньдә (10 нан алып 13 сәгатькә кадәр) Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (К. Маркс ур. 36 йорт)  студентларның әлеге язмаларын Михаэль Эбмайер карап чыгып, үзенең фикерен әйтәчәк.  

Катнашу өчен түбәндәге адреска кыска гына хат җибәрергә кирәк: kazan@boschlektoren.de. Заявкалар 25 майга кадәр генә кабул ителә.

Мәгълүмат өчен телефоннар: (843) 231-92-90, 8 (937) 612-22-48.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International