Татарстанда Экологик мәдәният һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы һәм гадәттә 2013 елның 24 маенда билгеләп үтелә торган Европада парклар көне кысаларында ТР Милли музееның Кышкы бакчасында 14 сәгатьтә «Казан бакчалары һәм парклары» дип аталган каталогны тәкъдим итү узачак.
Әлеге көн беренче тапкыр 1999 елда билгеләп үтелә башлый, нәкъ менә 24 майда Швециядә 9 Милли парк ачыла. Бу экологик бәйрәм Европада тыюлыкларның әһәмиятен ассызыклау, аларның эшенә җәмәгать игътибарын җәлеп итү максатларында үткәрелә.
Казанда узачак Бөтендөнья Универсиадасы алдыннан шәһәрдә агач-үсемлек утырту традицияләрен торгызу максатларында мэрия булышлыгы белән «100 сквер» һәм «Яшел рекорд» проектлары гамәлгә ашырылды.
Әлеге эшкә Татарстан Республикасы Милли музее да үз өлешен кертә. 2011 елда аның «Казан бакчалары һәм парклары» проекты «РИТЭК» нефть компанияләре социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында «Экология» номинациясендә җиңүче булды. Проект кысаларында XIX-XX гасырларда Казанның бакча һәм парклары күренешләрен сурәтләгән фотолардан торган каталог төзелде. Анда барлыгы 200 дән артык фото тупланган. Авторлары – М.П. Новикова, ТР Милли музееның Табигать тарихы бүлеге мөдире; Г.А. Юпина, Казан (Идел буе) федераль университетының Җир өсте экологик системаларын оптимальләштерү бүлеге башлыгы, биология фәннәре кандидаты.
«Черек күл», «Эрмитаж» бакчасы, «Лядской бакчасы», «Рус Швейцариясе», М. Горький исемендәге Үзәк күңел ачу һәм ял паркы кебек парк һәм скверлар бүгенге көндә дә шәһәрнең күрке булып тора.
Чарада Казан федераль университеты, Казан шәһәренең Тышкы төзекләндерү комитеты, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашачак.
Музей югары уку йортларының табигать фәннәре һәм архитектура бүлекләре студентларын, мәктәп укучыларын, массакүләм матбугат хезмәте чаралары хезмәткәрләрен, туган як тарихы белән кызыксынучылар һәм экскурсоводларны көтеп кала.
Мәгълүмат өчен телефоннар: (843) 292-32-18, (843) 292-21-49.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте