Бөтенроссия казаклар мәдәнияте музыкаль конкурсына гаризалар кабул ителә

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

2021 елның 1 августтан 14 октябрьгә кадәр Бөтенроссия казаклар мәдәниятенең «Великая казачья Русь» дип исемләнгән ачык дистанцион (онлайн) музыкаль конкурсына гаризалар кабул ителә. Конкурс ел саен уздырыла һәм Бөтенроссия "Без Бөек Дәүләт өчен" музыкаль проекты кысаларында үткәрелә.

Конкурс Дон буе казакларының Изге Ана иконасы бәйрәменә багышлана.

Конкурста җиңүчеләр казакларның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе  — Изге Богородица көнендә — 14 октябрьдә игълан ителәчәк.

Конкурсны РФ Президенты Администрациясе, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы, Санкт-Петербург муниципаль берәмлекләре Советы, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе ректорлары Советы, «Советлар Союзы Геройлары Советы, Россия Федерациясе Геройлары һәм Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең Дан орденының тулы кавалерлары» Төбәкара иҗтимагый оешмасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Фестиваль-конкурсның учредителе: Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе ректорлары Советы, Санкт-Петербург муниципаль берәмлекләре Советы, «Владимир Беличенко театр-студиясе» продюсерлык үзәге.

Фестиваль-конкурсны «Мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренең иҗат берлеге» Төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International