20 май көнне ТР Дәүләт симфоник оркестры ТР Милли китапханәсендә яңа проект тәкъдим итте - тамашачылар алдында Европаның иң борынгы остаханәләренең берсендә сатып алынган гаҗәеп уен коралларында уйнаучы камера составында чыгыш ясады.
ТР Милли китапханәсенең уку залы барлык музыка яратучыларны да үзенә сыйдырып бетерә алмады, калган тамашачылар күрше бүлмәдә урнашкан Грот залында утырды.
Бүгенге көндә оркестрда 24 скрипка, альт, виолончель, контрабас бар, берничә атнадан Казанга XVIII һәм XIX гасырда эшләнгән сирәк очрый торган уен кораллары кайтачак, Александр Сладковский аларны Кремонга эш сәфәре вакытында сайлап алды. Коллекция ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән сатып алынды һәм республиканың милли хәзинәсе булып тора.
Концерт программасында Чайковскийның кыллы оркестр өчен язылган серенадасы, шулай ук Григның «Хольберг чорыннан Борынгы стильдә сюита»сы да бар. Уку залы акустикасы яхшы концерт залларыннан бер дә калышмый.
Тамашачылар музыкантларны һәм дирижерны көчле алкышларга күмде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, концертка керү бушлай иде.
Соңыннан Сладковский барлык музыка сөючеләрне 26 майда булачак «Просветление» («Күңелдәге яктылык») дип аталган яңа альбомын тәкъдим итү концертына чакырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте