15 сентябрь Е.Г. Ласточкина исемендәге мәктәп-интернатта «Вакыт сулышы.Карлыгач оясы» проекты тормышка ашырылды. Чара мәктәпнең 135 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
Әлеге проект мәдәни-агарту чарасы булып тора, аның нигезендә – «Кино һәм реквизит» күчмә музее ята. Проектның кураторлары-тавыш режиссеры, музейны булдыру инициаторы Виктор Клячкин һәм продюсер, идея авторы һәм проект җитәкчесе Олег Суров. Чараның үзенчәлеген исәпкә алып, анда сурдотәрҗемәче Инна Симонова да чакырылды.
Чара мини-спектакль күрсәтү һәм кинематографның нигезләре белән таныштырудан башланып китте. Балаларга уен формасында кинопроцесс турында белем бирделәр, бу хакта аларга проект актеры Павел Соколовский сөйләде. Аннары Виктор Клячкин кинодагы тавыш, эш җиһазлары турында файдалы мәгълүмат бирде.
Бу проект 6 ел эшли һәм беркайчан да кабатланмый, һәр елны яңа концепция һәм яңа креатив алымнар тәкъдим ителә. Быел исә проектның иң кызыклы ноктасы –махсус төшерелгән документаль фильм булды. «Тормыштан бер көн…» дип аталган киноны режиссер Екатерина Сидорочева әзерләде. Анда интернат-мәктәптә яшәүче укучы Ирина Пышкина турында сүз бара. Фильм балалар һәм педагоглар тарафыннан җылы кабул ителде.
Мәктәп-интернат директоры Миләушә Нәбиулловна Гафарова проект өчен рәхмәтен белдерде, чара фильмда төп герой ролен башкаручыга ТР кинематографистлар берлегеннән диплом тапшыру һәм алкышлар белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы кинематографистлар берлеге тарафыннан гамәлгә ашырылган проект ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы, ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, «НИКА» фонды, Казан дәүләт мәдәният институты, «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ярдәме белән уздырыла.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән проект Казахстанга һәм Уральск шәһәренә" тәкъдим ителәчәк. “Вакыт сулышы. Тукай-мәңгелеккә сәяхәт» дип аталган проектның планы киләсе елга әзерләнә.