15 сентябрь TCI 2021 халыкара XXIV Глобаль конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова креатив кластерлар үсешенә багышланган дискуссион лабораториядә һәм нетворкингта катнашты.
Дискуссия барышында креатив кластерлар өчен мөмкинлекләр булдыру, заманча сәнгать өлкәсендә иҗади инициативаларга ярдәм итү, туризм-рекреация һәм спорт кластерларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
*XXIV TCI Global Conference 2021 Бөтендөнья конференциясе Казанда 15-17 сентябрьдә уза. 16 сентябрьдә конференциядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Чарада катнашучылар глобаль икътисади трендлар турында фикер алышалар, циркуляр икътисад һәм белем икътисады үсеше тәҗрибәсе белән уртаклашалар, регионнарда инновацияләр экосистемалары турында сөйләшәләр.