Төньяк опера һәм балет театрының гастроле Казанда 1 һәм 2 сентябрьдә узачак

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Якутиядан Саха Республикасы дәүләт опера һәм балет театры беренче тапкыр Казанга “Зур гастрольләр” федераль программасы кысаларында килә. Спектакльләр 2021 елның 1 һәм 2 сентябрендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә узачак.

Казан тамашачысына төньяк театр 50-нче юбилей сезонының ике премьерасын тәкъдим итәчәк –Instagram дагы тормыш турында  "Калейдоскоп иллюзий" дип исемләнгән мюзиклын һәм "12 урындык" эксцентрик балетын куячак. Гастрольләр ике дустанә республика җитәкчелеге катнашында узачак.

1 сентябрь - Instagram дагы тормыш турында "Калейдоскоп иллюзий" мюзиклы

Инстаграм блогерының тормышы турында заманча музыкаль спектакль театр заказы буенча махсус булдырылган яңа сәхнә әсәре. 2021 елның 21 маенда куелган дөнья премьерасын булдыруда Казахстан, Беларусь, Мәскәү, Пермь һәм Екатеринбург белгечләре эшләгән, иҗат төркемен театрның директоры һәм сәнгать җитәкчесе, әлеге спектакльне куючы режиссер Сергей Юнганс җитәкләгән.

Спектакль сигез новелланы үз эченә ала, аларның һәркайсы кабатланмас һәм искиткеч мөстәкыйль сәнгать әсәрләре. Тамашачыга төп героиня Ангелинаның үз хыялына ничек ирешүен күзәтергә туры киләчәк, ул сәяхәтләр һәм тормыш стиле турында үзенең блогы өчен контент төзи, төрле чорларга күчә. Социаль челтәрдә барган вакыйгалар сюжетның үзәгенә әйләнә. Актерларның уены, костюмнар, яктылык партитурасы, музыка яңгырашы һәм декорациянең һәр детале спектакльдә бербөтен сәнгать образын гәүдәләндергән бердәм сәхнә картинасы буларак берләшә. Спектакльнең ахырында героиня үз максатына ирешә - 50 000 000 лайк җыя, әмма көтмәгәндә барлык өметләр җимерелә.

2 сентябрьдә - «12 урындык» эксцентрик балеты

Легендар композитор Геннадий Гладков музыкасына "12 урындык" балеты Марк Захаров картинасы мотивы буенча куелган. Проектны тормышка ашыруда Минск театры төркеме: хореограф -  Дмитрий Якубович, режиссер - Анастасия Гриненко һәм рәссам - Андрей Меренков эшләгән. Бу спектакль-эксперимент. «12 урындык» СахаБалет версиясендә -  12 төрле эпизодта бюрократлар һәм чегәннәр, нэпманнар, хезмәткәрләр һәм тәртипсезләр, архангел Гавриил һәм әлбәттә Остап Бендер катнаша. Ильф һәм Петров чоры стилендә күрсәтелгән гаҗәеп костюмнар белән Якутия балетының әйдәп баручы солистлары катнаша.

Бүген бу әсәр СахаОпераБалет репертуарының тел тидермәслек энҗе бөртеге булып тора.

Якутиянең опера һәм балет театры гастрольләре Казанда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «РОСКОНЦЕРТ» музыкаль һәм фестиваль программалар федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе «Зур гастрольләр» программасы кысаларында уздырыла һәм Идел буе төбәкләрендә иң беренчесе, аңа дүрт регион башкаласы - Казан, Уфа, Йошкар-Ола, Ульяновск керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International