25 майда Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә тантаналы рәвештә «Изге Болгар җыены» узачак

2013 елның 22 мае, чәршәмбе

2013 елның 25 маенда Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә Идел Болгарстанынд рәсми рәвештә Исламдиненкабулитүкөненә багышланган «Изге Болгар җыены» уздырыла.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев катнаша.

Бу көнне «Болгар цивилизациясе музее» музей функцияләре дә йөкләтелгән Елга вокзалын ачу тантанасы булачак. Программага вәгазь уку, мөнәҗәтләр һәм татар халык җырлары башкару, Коръән укучылар чыгышы кертелгән, шулай ук биредә халык һөнәрчелеге эшләнмәләре, сувенирлар һәм хәләл азык-төлек сатып алырга мөмкин булачак.

Бәйрәмгә алдагы көндә килеп кунучылар өчен тиешле уңайлыклары булган палаталы лагерь корыла.

Белешмә

Идел Болгарстанында рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көне Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Болгар шәһәрендә 1989 елдан башлап билгеләп үтелә. 2005 елдан бәйрәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы» муниципаль берәмлеге булышлыгы белән үтә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International