Халык сәнгать кәсепчелеге өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу өчен конкурстка гаризалар кабул итү игълан ителде

2021 елның 23 июле, җомга

Агымдагы елның 23 июленнән 23 августына кадәр Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында халык сәнгать һөнәрчелеге өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын алу өчен конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә.

Конкурс «Халык сәнгать һөнәрчелеге өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын бирү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2015 елның 25 маенда имзаланган 368 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 31 маенда 424 номерлы карары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) нигезендә уздырыла.

Конкурста кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, халык сәнгать һөнәрчелеге өлкәсендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм документлар түбәндәге сылтамада: 

https://mincult.tatarstan.ru/predostavlenie-grantov-pravitelstva-respubliki.htm   

Конкурска гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан ш., Пушкин ур., 66/33, 205 каб. 9:00 - 18:00 сәг. Элемтәгә керү өчен тел:

8 (843) 264-74-14 Григоренко Михаил Александрович

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International