21 июльдә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында «Император маршруты» туристлык проекты мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үтә

2021 елның 20 июле, сишәмбе

21 июль 17.00 сәгатьтә Татарстан  Республикасы мәдәният министрлыгында  «Император маршруты» федераль  тарихи-мәдәни туристлык проектында катнашучы туроператорлар, гид, туган якны өйрәнүчеләр һәм музей җәмгыяте вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узачак.

Киңәшмәдә «Елисаветино-Сергиев агарту җәмгыяте» хәйрия һәм шәфкать традицияләрен торгызуда ярдәм итү фонды” Күзәтүчеләр советы рәисе  А.В. Громова, ТР мәдәният министры И.Х. Әюпова, ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе С.Е. Иванов, тарих фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясенең Россия тарих институтының баш фәнни хезмәткәре В.М.Лавров чыгыш ясаячак.

Очрашу Романовлар Император йорты вәкилләренең Татарстан Республикасында дәүләт, иҗтимагый, хәйрия эшчәнлеге һәм хәрби хезмәте белән бәйле тарихи һәм истәлекле урыннары буенча туристик маршрутлар булдыруда ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International