XVII Казан мөселман киносы фестивале шорт-бите игълан ителде

2021 елның 5 июле, дүшәмбе

XVII Казан халыкара  мөселман киносы фестиваленең шорт-битенә 5 номинациядә 50 фильм керде.

Катнашучыларның тулы исемлеге КМФМК сайтында урнаштырылган.

Быел конкурска дөньяның 45 иленнән барлыгы 592 заявка килде. 
Фестивальдә Россия, Франция, Испания, Кытай, Төркия, Иран, Бельгия, Япония, Израиль, Босния һәм Герцеговина, Пакистан, Малайзия, Тунис, Болгария, Катар, Кувейт, Эстония, Бангладеш һәм Алжир фильмнары күрсәтеләчәк. Шулай ук элеккеге СССР дәүләтләре (Казахстан, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Кыргызстан, Таҗикстан) кинолары да булачак.

Кинофорум Казанда 5-10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән берлектә уздырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International