Казан дәүләт мәдәният институтында «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә мәгариф» темасына Мәдәният министрлыгының коллегия утырышы узды.

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Бүген Казан дәүләт мәдәният институтында «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә мәгариф» дигән темага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының квартал саен уза торган коллегия утырышы узды.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Айрат Зарипов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева катнашты.

"Мәдәният мәгарифтән  башка яши алмый, ә мәгариф  мәдәниятсез була алмый. Бүген көндә безнең бурычыбыз: балалар сәнгать мәктәпләре, урта һәм югары һөнәри белем бирү, мәдәният өлкәсен кадрлар, матди, фәнни - методик яктан тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышу", - дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.

Коллегиядә мәдәният өлкәсендә мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният идарәсе башлыклары катнашты.

Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева фәнни-белем бирү кластерлары турында чыгыш ясады.

Чыгышларның нәтиҗәсе буларак Коллегиянең резолюциясе кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International