ТР мәдәният министры республика блогерлары һәм журналистлары өчен Г.Камал театры буйлап экскурсия үткәрде

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Г.Камал театрында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова блогер һәм журналистлар белән очрашты. Очрашуда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов һәм театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игламов та бар иде. Алар театр сезоны тәмамлану һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

2020/21 ел театр сезонында 64 премьера, 328 спектакль читтә, 86 хәйрия спектакле куелган. Фестиваль үткәрү йоласы яңартыла — Яр Чаллыда кече шәһәрләр фестивале бик уңышлы үтте. Хәзер һәрбер чара кагыйдә буларак түгел, ә вакыйга буларак кабул ителә. Без бик матур күргәзмә оештырдык — «Бәхетнең биш символы» (Казан Кремленең Дәүләт Эрмитажы күргәзмә проекты).Мин символлыкны яратам, минем өчен бу бик кызыклы юнәлеш", - диде Ирада Әюпова.

Мәдәният министры М.Горький исемендәге Мәскәү әдәби институтында ТР Мәдәният министрлыгы өчен профессиональ әдәби тәрҗемәчеләр әзерләүгә биш максатчан урын бүлеп бирелгән. Конкурс инде бара, имтиханнарны уңышлы тапшырган очракта чыгарылыш мәктәп укучыларын шунда укырга барырга өндәде.

Ирада Әюпова мәдәни проектларга финанс ярдәмнәр турында аерым сөйләде.

Күптән түгел мәдәният өлкәсендә краундфандинг проектларга ярдәм итү ысуллары хакында карар чыгуын билгеләп үтте. Бу бик кызыклы юнәлеш, чөнки краудфандинг ысулы белән халык проектлары акча җыя. Бүгенге көндә берничә шундый проект дәүләт субсидиясен алала.

Әлбәттә, хәзерге заман мәдәнияте грантлардан башка үсә алмый. 15 июнь көнне РФ Президенты грантларын алу конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Мәдәни инициативалар фонды креатив индустрияләр өлкәсендә ярдәм итәргә әзер,бу хакта концепция булдырылды, бу федераль дәрәҗәдә хәл ителде.

Бинаны төзекләндерү хакында архитекторлар проект әзерли. Театр бинасына киләсе елга 35 ел була. Бурыч — бинаны яңарту, тик аның беренчел күренешен саклау һәм үзгәртмәү, ә әлегә театр җәйге ялга ябыла.

Кунаклар бина буйлап экскурсия тәмамлангач, театр түбәсенә менделәр — андагы матур күренешне блогерлар фотога төшерделәр һәм интернетта тәэсирләре белән уртаклашырга ашыктылар.

Очрашу татар театры символы, легендар "Зәңгәр шәл" пьесасын карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International