29 июнь «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә мәгариф» темасына мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышы узачак

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 29 июнендә 14.00 сәгатьтә  «Казан дәүләт мәдәният институты»  югары һөнәри белем бирү федераль  дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең  концертлар залында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә мәгариф» темасына Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының квартал саен уза торган коллегия утырышы булачак.

Утырышта балалар сәнгать мәктәпләре, урта һәм югары һөнәри белем бирү, аларны кадрлар белән тәэмин итү, матди, фәнни-методик тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Коллегия утырышында мәдәният өлкәсендә белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм ТР муниципаль берәмлекләренең мәдәният идарәләре башлыклары катнашачак.

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре! Сезне чарада катнашырга чакырабыз. Аккредитация 28 июнь 14:00 кадәр ачык. Мәгълүмат алу һәм аккредитация узу өчен тел. 264-73-98 (Aygul.Nadyrshina@tatar.ru)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International