15-18 июльдә Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» халыкара музыка фестивале узачак. Оpen-air форматында оештырылган чарада 4 көн буе ачык сәхнәдә Бельгия, Голландия, Франция, Израиль һәм Россиядән 200ләп музыкант чыгыш ясаячак.
Проектның сәнгать җитәкчесе-Россия Федерациясенең атказанган артисты Борис Березовский. Фестивальдә виолончелист Александр Князев, пианист, джаз импровизаторы Олег Аккуратов һәм пианист Юрий Мартынов катнашачак. Шулай ук РСФСРның халык артисты Сергей Шәкүров та катнашыр дип көтелә.
Музыкантлар арасында – «Tango Quartet» брюссель коллективы (җитәкче Майкл Гутман), «Crystal Trio» ансамбле (җитәкче Игорь Скляров), «La Primavera» камера оркестры (җитәкче Рөстәм Абязов), Игорь Лерман камера оркестры, Татарстан Республикасы камера хоры (җитәкче Миләүшә Тәминдарова), Ульян дәүләт академия симфоник оркестры (җитәкче Илья Дербилов), «Horizons» триосы (җитәкче Михаил Шумаков), «Мадригал» музыка ансамбле (җитәкче Александр Суетин), һ.б. Сәхнәгә беренче тапкыр 17 яшь музыкант – Халыкара һәм бөтенроссия музыка конкурслары лауреатлары чыгачак.
"Алабугада җәйге кичләр" фестивале- Татарстанда башка музыкаль проектлардан open-air форматында (ачык һавада) булуы белән аерылып торган чара. Ул концерт программаларын бушлай карауны һәм табигать белән аралашуны күздә тота. Фестиваль Алабуганың тарихи үзәгендә үтә һәм онытылмаслык тәэсирләр калдыра, дулкынландыргыч хисләр уята.
Төп программадан тыш, фестивальдә музейга килүчеләр өчен «Мадригал» ансамбле солисты Анатолий Гринденко, солист Эллина Пак, арфачы София Каландадзе һәм ксилофончы Мария Березовская катнашында көндезге концертлар булачак. Пианист Юрий Мартынов Алабуганың 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә мастер-класслар үткәрәчәк.
Моннан тыш, И.И.Шишкин музей-йорты, Н.А.Дурова музей-утары һәм М.И.Цветаева әдәби музеенда Милләтләр дәүләт театры (Мәскәү шәһәре) иҗат лабораториясенең көндезге спектакльләре узачак.
Фестивальнең партнеры-Yamaha Music компаниясе. Япон бренды 1887 елдан бирле эшләп килә һәм музыка уен кораллары һәм аудио җиһазлары җитештерүчеләр арасында иң эре компанияләрнең берсе булып тора. Быел фестивальгә Yamaha CFX иң зур концерт рояле һәм Yamaha Stage Custom Birch барабанлар җайланмасы киләчәк. Ә һәр пианистның рояле үзенчәлекле яңгырасын өчен, аны Yamaha компаниясенең концерт көйләүчесе әзерли.