1950-70 елларда ТАССР Язучылар берлегенең нигезен фронтовик язучылар тәшкил иткән. Аларның кайберләре-Юрий Белостоцкий, Тихон Журавлев, Геннадий Паушкин – Бөтенроссия күләмендә билгеле шәхесләр. Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим Казандагы иҗади потенциал Башкортстанда да, Удмуртиядә дә, Чуашстанда да, башка автоном республикаларда юк, дип ассызыклый.
Язучыларның барысын да сугыш, төгәлрәге – фаҗигале шартларда кешеләрне күзәтү тәҗрибәсе китаплар язарга мәҗбүр иткән.
«Вакыты шундый булды, без барыбыз да бер – беребезне эчен -тышын күрә идек һәм беркем берни яшерә алмый иде», – дип язган Геннадий Паушкин. Сугыштан соң элеккеге фронтовиклар үзләренең күзәтүләре белән уртаклашырга һәм совет солдатының әхлакый батырлыгы серләре турында язарга теләгәннәр.
Бәлки, башка фронтовик язучылар да сугыш турында сөйләргә һәм язарга теләгәндер, тик өлгерми кала — чөнки алар 1980нче елларның икенче яртысында Михаил Горбачев башлаган хәбәрдарлык сәясәте башланганчы яшәми. Яшәсәләр дә, бәлки язарга теләмәсләр иде.
Бу хакта тулырак түбәндәге сылтамада танышырга мөмкин:
https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/1987702.htm.