Татарстан һәм Якутия мәдәният министрлыклары хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Дустанә очрашуда җитәкчеләр кинематография, театр һәм цирк проектлары өлкәсендә хезмәттәшлек итү, халык-сәнгать кәсепчелеген үстерү, китап мирасын цифрлаштыру, традицион мәдәни фестивальләр уздыру һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х. Әюпова: "Якутиянең һәр мәдәни мәйданчыгы казанлылар һәм башкала кунаклары арасында зур уңыш казана", -дип ассызыклады.

Саха (Якутия) Республикасы мәдәни һәм рухи үсеш министры Юрий Куприянов Якутиядә 8 меңгә якын татар яшәвен хәбәр итте.

"Безнең артистлар гастрольләргә Казанга бик теләп киләләр. Ә төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале безнең өчен милли бәйрәмгә әверелде»,- дип сөйләде «Олонхо театры» дәүләт автоном мәдәният учреждениесе директоры урынбасары Мария Турантаева.

Саха (Якутия) Республикасы мәдәни һәм рухи үсеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә 2021-2024 елларда уртак хезмәттәшлек турында беркетмәгә кул куйды.

 7-11 июньдә Татарстанда Якутия көннәре уза. Бүген кич белән 21.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев катнашында Татарстанда Саха (Якутия) Республикасы көннәрен ачу тантанасы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International