Мәдәният министры Ирада Әюпова Халыкара музейлар көне белән котлады

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

 18 май бөтен дөньяда Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә.

Бүген, иң беренче чиратта, үзләренең тормышларын тарихи-мәдәни мирасны саклауга һәм популярлаштыруга багышлаган кешеләр кабул ителә.

Музейларга аерым миссия бирелгән-анда купьеллык буыннар тәҗрибәсе тупланган. Музейлар мәдәни мирасны саклыйлар һәм халыкка тәкъдим итәләр, мәдәни тәңгәллекне ныгыталар, Ватанга хөрмәт хисен тәрбияләүдә мөһим роль уйныйлар.

Чөнки һәр яңа буын үз юлын җәмгыятьнең, туган илнең рухи һәм матди мирасын үзләштерүдән башлый.

Нәкъ музейларда илебезнең тарихы, үсеш этаплары, ата-бабаларыбызның батырлыклары турында истәлекләр, рәсем сәнгате шедеврлары һәм бик башка кыйммәтле мираслар саклана.

Музейлар илебезнең һәм төбәгебезнең абруен формалаштыруда катнаша.

Татарстан Республикасы туган илнең тарихи хәзинәләрен саклаучы музейлары белән генә түгел, ә күпмилләтле туган як тарихы һәм мәдәниятенә хезмәт итүче фидакарь хезмәткәрләргә дә бай.

Аларга аерым рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәсем килә. Хезмәтләренә тугры булулары, энтузиазм күрсәтүләре, иҗади энергия сарыф итүләре нәтиҗәсендә музей предметлары һәм коллекцияләр җанлана, үткәннәрнең серләре ачыла, алар киләчәк турында уйланырга мәҗбүр итә.

Бүген бәйрәм уңаеннан буыннар бәйләнешен, традицияләрне, матди һәм рухи кыйммәтләрне саклауда өлеш кертүегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Сезгә яңа музей проектларын тормышка ашыруда илһам, иҗади уңышлар, нык сәламәтлек һәм иминлек теләп калам.

Татарстан Республикасы мәдәният министры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International