24 апрель Республиканың махсус китапханәсе Бөтенроссия «Библиотөн-2021» акциясенә кушыла.
Быел бу вакыйга фән һәм технологияләр, шулай ук Юрий Гагариннның космоска очуына 60 ел тулуга багышланган. Акция «Китап-йолдызларга юл» девизы астында узачак.
Китапханә коллективы теләүчеләрне «РСБСиС 21» орбиталь библиостанциясе бортына мәдәни-космик очуда катнашырга чакыра.
Китапханә директоры сәламләвеннән соң китапханә төне башлана, программаны «Технологияләр кисешкән җирдә» дип исемләнгән мастер-класс башлап җибәрәчәк, анда китапханә тифлопедагоглары сукырлар өчен космик технологияләр турында сөйләячәк.
Интеллектуаль викторинада белемеңне сынарга мөмкин. Росгвардиянең махсус авиация отряды белән очрашуда пилот осталыгы, очышлар турында белем алу һәм үзеңнең сорауларыңны бирү мөмкинлеге булачак.