2021 елның 1 маена кадәр «Социаль предприятие» статусына ия кече һәм урта эшкуар субъектлар исемлеге төзелә

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

2020 елдан  Россия Федерациясендә «Социаль предприятие» статусына ия кече һәм урта эшкуар субъектлар исемлеге төзелә.

Социаль өлкәдә эшкуарлык алып барган эшмәкәрләр өчен 2021 елда өстәмә финанс ярдәм, грант һәм шул исәптән «Социаль эшкуар» махсус микрофинанс продукт - 36 айга 5000 000 сум акча бирү каралган.

2021 елның  өченче кварталыннан, шартлар үтләгән очракта, социаль предприятиеләргә ярдәм итү йөзеннән 500 мең сум грант бүлеп бирү планлаштырыла. Грантлар биналарны арендасы һәм ремонтлау, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, җиһазлар сатып алу һ. б. биреләчәк.

Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуар субъектлар исемлеген төзү, социаль предприятие дип тану мәсьәләсе белән Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы эшкуарларына ярдәм итү фонды алып бара.

Моның өчен кирәкле документлар комплектын һәм методик рекомендацияләрне биредә таба аласыз.

Документлар 2021 елның 1 маена кадәр кабул ителә.

Документлар тапшырырга, консультация алырга һәм өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы эшкуарларга ярдәм итү фондының социаль өлкә инновацияләр үзәгендә (ЦИСС) +7-9033-420-239 яки e-mail аша алырга мөмкин: adg1981@mail.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International