Татарстан Республикасында беренче AR/VR музей хакатоны 2019 елда «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында үткәрелде.
Быел хакатон 16 һәм 17 апрельдә Татарстанның табигый тарих музеенда уза һәм Россиядә игълан ителгән фән һәм технологияләр елына, шулай ук космоска очуның 60 еллыгына багышлана.
Чараны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, «EligoVision» ҖЧҖ оештыра.
Катнашучыларның проект темасы: "Космик квест".